16+

Комида яшәүче бер әти кеше балалар бакчасыннан чит кешенең баласын алып кайткан

Коминың Усть-Вымское районында яшәүче бер ир-ат кызын алырга дип балалар бакчасына бара, әмма ул анда ялгыш башка кешеләрнең кызларын алып кайтып китә.

Коминың Усть-Вымское районында яшәүче бер ир-ат кызын алырга дип балалар бакчасына бара, әмма ул анда ялгыш башка кешеләрнең кызларын алып кайтып китә.

Өенә кайткач кына, үз кызы түгел икәнен белеп ала, дип яза «Комиинформ». Ул бакчага барганда, өлкән группага йөрүче кызы ишегалдында була. Алты яшьлек башка кызны үз кызы дип алып кайтып китә дә, аннары кире китереп куя. Бу вакытка балалар бакчасы мөдире кызныңюгалуы турында полициягә мөрәҗәгать итеп өлгерә. Әмма баланы эзлисе булмый, башы әйләнгән ир аны кире китерә. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге ир-ат аек булган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading