16+

Күрше республикада урман яна. Татарстанга якынлаша...

Кешеләрне эвакуацияли башланганнар.

Кешеләрне эвакуацияли башланганнар.

Марий Эл Республикасында биш гектар чамасы мәйданда урман яна. Урманнан өч километр ераклыкта урнашкан бистәдән, шифаханәдән, бакчачылык ширкәтеннән кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу турыда Марий Эл буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

19 августта Медведев районында урман янгыны турында көндезге берләр тирәсендә коткаручыларга билгеле була. Бу янгынны әле иртән генә сүндергәннәр, ләкин эссе һава торышы булу сәбәпле, урман кабат яна башлаган.

Янгын Сосновый Бор авылына таба борыла. Авыл халкын эвакуациялиләр, авыл тирәли җирне сукалыйлар. «Бистәне саклап калу өчен 21 кеше һәм биш берәмлек техника барды», — диелә ведомство хәбәрендә. Шулай ук биредәге шифаханәдән һәм бакчачылык ширкәтеннән кешеләрне күчерергә туры килә. 300 ләп кеше янгын зонасыннан эвакуацияләнгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading