16+

Мәгьлүмат өчен - 250 мең сум акча

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җинаятьче турындагы мәгълүмат өчен 250 мең сум акча вәгъдә итә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җинаятьче турындагы мәгълүмат өчен 250 мең сум акча вәгъдә итә.

Үтерелгән кешенең фотороботы төзелгән, аның шәхесе ачыклана.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы үтерүче турындагы мәгълүмат өчен 250 мең сум акча вәгъдә итә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу язда Түбән Каманың төрле өлешләрендә кеше тәненең фрагментлары табылган иде. Һәлак булучының фотороботы төзелгән, аның шәхесе ачыклана. 

Фаҗигале төстә үлгән ир-ат һәм аның җанын кыючы турындагы мәгьлүмат өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгы 250 мең сум акча вәгъдә итә. Әлеге җинаятьне ачуда ярдәм итүчеләргә 02, 112 телефоннары буенча, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына (843) 291 20 02, яисә җирле эчке эшләр бүлекләренә шалтыратуларын сорыйлар.

P.S. 23 март иртәсендә Түбән Камадагы урманда пакетка төрелгән кеше башын тапканнар иде. Әлеге куркыныч табылдыкны Красный Ключ поселогы яныннан үтеп баручы күреп алган һәм тиешле органнарга хәбәр иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading