16+

Минзәләдәге фаҗига: “Павел кешеләрне, табигатьне ярата иде”

«Хәзинә Тур» туристлык компаниясе генераль директоры Комил Сираҗетдинов Минзәләдәге фаҗига корбаны Павел Музыченко белән танышлар булган.

«Хәзинә Тур» туристлык компаниясе генераль директоры Комил Сираҗетдинов Минзәләдәге фаҗига корбаны Павел Музыченко белән танышлар булган.

– Павел белән бик күптәнге танышлар түгел идек. Ул Санкт-Петербург кешесе. Безгә Башкортстанга узган ел гына килде. Кыска гына вакыт эчендә үзен бик актив, эшлекле, дөньяны, кешеләрне, табигатьне һәм туризмны ярата торган кеше буларак күрсәтте. Халыкара чаралар оештыруда катнаша иде. Павел Россия масштабындагы зур чаралар оештыру остасы иде. Бик зур планнары бар иде. Иде дип әйтергә генә кала. Яшь кенә килеш китеп тә барды. Бик кызганыч, әлбәттә. Аның турында узган вакытта сөйләшәсе дә килми хәтта, – дип сөйләде ул безгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading