Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин “Татмедиа”га килсә, “Шәһри Казан”га керми калмый. Якташлар бит, хөрмәт итеп килә ул. Бу юлы шатлыклы хәбәр дә сөйләде әле.
“Узган ел җәй көне туган ягым Әлки районы Базарлы Матак район үзәгендәге яңа урамга минем исемне бирү турында карар чыгарылды. Дөрес, миңа мәгълүм булганча, ул урам моннан ун еллап элек үк барлыкка килергә тиеш иде. Күрәсең, вакыты җитмәгән булгандыр”, - диде Мирсәет абый.
Әле дә соң түгел! Мирсәет абый исемендәге урамны инде хәзер без дә түземсезлек белән көтәбез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар