Шәһри Казан

Әни кеше ике баласын күпердән аткан

Мәскәүдә бер хатын-кыз ике баласын күпердән аткан һәм үзенә кул салырга җыенган булган. Тик очраклы узып баручылар аның гомерен саклап калганнар. Хәзер балигъ булмаганнарны үтерергә тырышуы аркасында әни кешегә карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Реклама

Әлеге хәл 17 сентябрьгә каршы төндә булган. Хатын-кыз балаларын эстакада парапеты аркылы тотып аткан, алар каты җиргә килеп төшкәннәр. Балаларны - хастаханәгә, ә әниләрен психиатрия клиникасына озатканнар. Экспертиза нәтиҗәләреннән соң, аның сәламәт булу-булмавы ачыкланачак. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: