Шәһри Казан

Нибары 44 яшь иде: танылган актер вафат...

"Только любовь”, “Женский доктор”, “Если бы я тебя любил...”, “Вернешься – поговорим” һәм башка фильмнарда төшкән танылган актер Иван Марченко вафат.

Ул туган көненнән соң нибары ике көн яшәп калган. Аңа 44 яшь иде. Иван сөяк рагыннан интеккән. Артист бу яман чир белән күп еллар дәвамында көрәшкән. Берничә операция һәм химиотерапия курслары кичергән. Соңгы тапкыр ул социаль челтәрдә 28 февраль көнне күренгән.

Реклама

Хатыны Светлана хәбәр итүенчә, мәрхүм белән хушлашу 4 мартта Киев шәһәрендә узачак. Кремациядән соң, ул Киев шәһәрендәге Байков зиратында җирләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: