Шәһри Казан

Пенсияне элекке шартлар буенча да алып булачак

Дәүләти булмаган пенсия фондлары пенсияне элеккеге шартларда, 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән килешүләр буенча «иске» пенсия яше кысаларында билгеләвен дәвам итәчәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Известия» газетасы гражданнарның социаль түләүләрнең дәүләтнеке булмаган өлешен иске кагыйдәләр буенча (хатын-кызлар – 55, ир-атлар 60 яшьтән) алачагы хакында язып чыккан иде.

Реклама

«Дәүләтнеке булмаган пенсияләрне иске нигездә, әмма 2019 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән пенсия килешүләре буенча билгеләү мөмкинлеге өйрәнелә. Аерым алганда, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, социаль-икътисади нәтиҗәләргә анализ ясау өчен, Россия Банкы, Финанс һәм Икътисади үсеш министрлыкларының әлеге мәсьәлә буенча позицияләрен белеште», - дип искәрттеләр ведомствода.

Моннан тыш, хезмәт эшчәнлеген вакытыннан алда туктату өчен тиешле шартлар үтәлгән очракта, пенсияләр 60 һәм 55 яшькә кадәр дә билгеләнергә мөмкин.

Анна Арахамия фотосы
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: