Шәһри Казан

«Пушкин картасы»ннан хәрбиләр дә куллана алачак

«Пушкин картасы»ннан хәрбиләр дә файдалана алачак. Бу хакта ТАСС яза.

13 май көнне Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова эшлекле сәфәре вакытында журналистларга «Пушкин картасы»н хәрбиләр дә куллана ала, дип хәбәр итте. Алар  музей, кинотеатрларга һәм күргәзмәләргә йөри алулары турында сөйләде. Аның балансындагы - 5 мең сумны музейларга, театрларга һәм концерт залларына гына тотарга мөмкин.

Реклама

Ярилова шулай ук аннан кулланучыларның категорияләрен алга таба киңәйтү планлаштырыла, дип билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, 
“Пушкин картасы” - Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән илнең барлык төбәкләрендә 1 сентябрьдән старт алган проект. 14тән 22 яшькә кадәр бирелә торган махсус карта. Ел саен дәүләт бюджетыннан картага кино, музей яки театрга билет сатып алырга мөмкин булган билгеле бер сумма күчерелә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: