16+

Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакыты күчерелергә тиеш, дип белдерде

Тавыш бирү көне табиблар киңәшләре нигезендә билгеләнәчәк.

Тавыш бирү көне табиблар киңәшләре нигезендә билгеләнәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү датасы коронавирус сәбәпле күчерелергә тиеш, дип белдерде.

– Тавыш бирүне соңрак вакытка күчерергә кирәк дип саныйм. Төбәкләрдә дә, тулаем ил буенча да вазгыять ничек булачагын бәялибез һәм бары тик һөнәри фикергә таянып, табибларның, белгечләрнең киңәшләре нигезендә генә яңа тавыш бирү көне турында карар кабул итәчәкбез, - дип белдерде Путин гражданнарга үзенең мөрәҗәгатендә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading