Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кабат дәү әти булды.
Улы Рөстәмнең баласы туган. Сабый 9 май көнне Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә 23:10 сәгатьтә дөньяга килгән. Баланың авырлыгы - 3820 грамм, буе – 55 см.
Бәхетле әти-әни улларына Дамир дигән матур исем сайлаган. Бу хакта Рөстәм социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте. “Фәтхетдинов Дамир Рөстәм улы. Рәхмәт, җаным”, - дип язган ул.
Фәтхетдиновлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете телибез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
3
0
Бәхетле сабый булып, әтиле әниле булып үссен.
Комментарийлар
0
0
Бәхетле сабый булып, әтиле әниле булып үссен.
0
0