Шәһри Казан

Салкыннарда мәктәпкә бармаска да мөмкинме?

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы имзалаган рекомендация буенча, һава температурасы 25 градус һәм аннан түбәнрәк булган очракта, шәһәр мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучыларына мәктәпкә килмәскә мөмкин.

Салкын 27 градус булганда 5-9 сыйныф укучыларына, термометр баганасы 32 градуска кадәр төшкәндә югары сыйныф укучыларына мәктәпкә бармаска рөхсәт ителә.

Исегезгә төшерәбез: алдагы көннәрдә салкын һава торышы көтелә. Урыны белән 31-32 градуска кадәр салкын булуы мөмкин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: