Шәһри Казан

Сазлыкка баткан машинада якташым да булган

Яшел Үзән янындагы юл буендагы сазлыкта бер баткан машина тапканнар иде. Тикшерүчеләр ачыклагач, бу машинада безнең якташыбыз, Яшел Үзәннең Норлат авылы егете Рәшит барлыгы да ачыкланды. Фаҗигале төстә вафат булган юл хәлакәте корбаннарын кичә җирләделәр.

26-яшьлек Анастасия, 30 яшьлек Дмитрий, 34 яшьлек Рәшит хатыны һәм баласы белән дачада ял итә булганнар. Нидер кирәк булгач, Рәшит хатыны белән баласын калдырып, ике дусты белән кибеткә барып килергә булган. Күрше авылдагы кибекә барган җирдән озак кайтмый торгач, Рәшитнең хатыны борчыла башлаган. Берсенең дә телефоннары җавап бирмәгәч, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Яшел Үзәннең Олы Шырдан авылы тирәсендәге сазлыктан дүрт көпчәге өскә карап торган машинаны табып алганнар. Төнлә текә борылышны күрмичә, машина йөртүче юлга сыеша алмаган һәм юл буендагы сазлыкка очкан. Кызганыч, машинадагыларның берсе дә - Рәшит, Анастасия, Дмитрий да исән калмаган. Якташым Рәшитне авылдашлар акыллы, сабыр егет иде дип искә алалар. Ул бер кафеда аш-су остасы булып эшләде. Ходай якыннарын югалткан гаиләләргә сабырлык бирсен!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: