«Болар барысы да миңамы?» — дип шаярта ул видеода.
Скопировать ссылку
«Болар барысы да миңамы?» — дип шаярта ул видеода.
Волгоградта дүрт игезәк бала тапкан Виктория Маркович сабыйларын видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйган. Викториянең барлыгы алты баласы бар. Дүрт улы һәм ике кызы. Малайлар барысы да игезәкләр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
«Болар барысы да миңамы?» — дип шаярта ул видеода.
Дүрт бала туу — сирәк очрак, йөклелек табигый юл белән барлыкка килгәндә бигрәк тә, ди белгечләр. «13 атна булганда дүрт игезәк икәнен әйттеләр. Беренче этапта бар да яхшы булды. Ләкин ике ай элек пациентны хастаханәгә салдылар. Кайбер проблемаларны төзәтәсе бар иде. Йөклелек көтелмәгәндә, уколларсыз гына барлыкка килгән», — ди табиб Татьяна Веровская.
Балаларның берсе туганда 900 грамм гына була, хәзер алар барысы да исән-сау.
Комментарийлар