Шәһри Казан

Сәъди Исмаилов өстәл теннисында Россиягә тарихта беренче медаль китерде

2019 елгы студентларның ХХХ Бөтендөнья җәйге Универсиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар тәмамланды. Ир-атлар арасында шәхси беренчелектә тарихта беренче тапкыр Россия спортчыларына да бәхет елмайды. Безнекеләр бронза медальне Татарстан вәкиле Сәъди Исмаилов китерде.

Спортчы үзе студентлар Уеннарында чыгыш ясау нәтиҗәләрен шулай шәрехләде:

Реклама

«Мин бу бронза медальгә бик шат – бик авыр булды, чөнки безнең спорт төрендә кытайлылар өстенлек итә. Мин ике «бронза» белән бик канәгать, хәтта бераз гаҗәпләнеп тә калдым. Чирекфиналда көчле Кытай спортчысын оттым, ләкин бүген, кызганычка каршы, аның ватандашына көч җитмәде. Моңа кадәр россиялеләр шәхси разрядта медальләр яуламады, шуңа күрә мин бу Универсиада нәтиҗәләреннән бик канәгать», – дип белдерде Исмаилов әлеге уңыштан соң.

Сәъди Исмаилов яулаган әлеге медаль Неапольдагы Универсиадада Татарстан Республикасы вәкилләре өчен унынчы медаль булды. Безнең спортчылар активында барлыгы - 2 алтын, 3 көмеш һәм 5 бронза. Исмаиловның үзе өчен бу инде икенче бүләк. Элегрәк ул Яна Носкова белән бергә микстта өстәл теннисы буенча ярышларда бронза медаль яулаган иде.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: