16+

Шагыйрә Флёра Тарханова вафат булган

Озакка сузылган авырудан соң, бүген төнлә күренекле шагыйрә һәм тәржемәче, Татарстанның журналистлар һәм Язучылар (1998) берлекләре әгъзасы Флёра Габдрахман кызы Тарханова вафат булган.

Шагыйрә Флёра Тарханова вафат булган

Озакка сузылган авырудан соң, бүген төнлә күренекле шагыйрә һәм тәржемәче, Татарстанның журналистлар һәм Язучылар (1998) берлекләре әгъзасы Флёра Габдрахман кызы Тарханова вафат булган.

Бу хакта "Матбугат.ру" хәбәр итә.

Шагыйрәне соңгы юлга озату иртәгә 1 август көнне 10:00да Филармония бинасында узачак.

Флёра Тарханова Чистай районы Яуширмә авылы зиратына җирләнәчәк. Якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
 
Википедиядән. Флёра Габдрахман кызы Тарханова (25.05.1947) — шагыйрә һәм тәрҗемәче. Татарстанның журналистлар (1995) һәм язучылар (1998) берлекләре әгъзасы.
 
1947 елның 25 маенда Татарстан АССР Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә, 9 балалы ишле гаиләдә туган. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен (1962), Арча педагогия укуханәсен (1966), Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1975) тәмамлаган. «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (2005).
 
1966-1970 елларда Чистай районы Чирүле Шонталысы мәктәбендә, аннары Кыргызстан ССРның Ош өлкәсе мәктәпләрендә математика һәм рус теле укытучысы.
1970-1975 Казан дәүләт университеты студенты.
1975-1976 Университетны тәмамлагач, аспирантурада укый, ләкин укып бетерми.
1976-1988 «Радиоприбор» заводында инженер-конструктор.
1990 елларда хезмәт юлы журналистика белән бәйле: «Шәһри Казан» газетасында — тәрҗемәче, «Татарстан хәбәрләре» газетасында тәрҗемәче һәм тәрҗемә бүлеге мөдире (1994).
1995 елдан Татарстан министрлар кабинеты аппаратында тәрҗемәче — баш референт, беркетмәләр бүлеге баш киңәшчесе. Татарстан фәннәр академиясе каршында төзелгән терминология комиссиясе әгъзасы.
 
1990 елларда көндәлек матбугатта һәм күмәк нәшрият басмаларында әдәби тәрҗемәләре, очерк-хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга. Мәхәббәт, яшьлеккә багышланган, милләт язмышы турында борчулы уйланулы лирик шигырьләр, балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр яза. Әсәрләрендә әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрә. Шигырьләренә композиторлар көйләр яза.
 
1971 елда чыккан «Азәрбайҗан хикәяләре» китабына Н. Аббасзадә һәм М. Ибраһимов әсәрләре Ф. Тарханова тәрҗемәсендә урнаштырылган. Рәсми документлар, эш кәгазьләре, төрле кулланма-ярдәмлекләр белән беррәттән, рус, украин, азәрбайҗан язучылары хикәяләрен тәрҗемә итә. Кәфил Әмировның «Хокук саклау органнарында эш кәгазьләре» (Деловые бумаги в правоохранительных органах), Зөфәр Фәтхетдиновның «Өзелгән куллар кемне эләктерер» һәм «Унынчы корбан» исемле детектив повестьларын, Г. Сәйфуллина-Михееваның «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр» китабын (1997), Д. Әхмәрова-Сәинованың «Салих Сәйдәшев» китабын (2001), Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романын (2015) тәрҗемә итә. 1997 елда басылып чыккан «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек»не төзүчеләрнең берсе. «Республика Татарстан. Увлекательное путешествие» китабын тәрҗемә итә (2013) .
 
Китаплары

1998 «Синең кайнар сулышың»
1998 «Уңган кыз»
2001 «Йөрәгемә ишерелгән серләр»
2002 «Серле дөнья»
2003 «Өч каурый»
2005 «Яшьлек эзем калган сукмаклар»
2007 «Алтын уклар»
2007 «Язмышлар язылганда»


 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ФЛЕРА ГАБДРАХМАН КЫЗЫ ТАРХАНОВАНЫН УРЫНЫ ЖЭННЭТТЭ БУЛСА ИДЕ ! ! !

    Мөһим

    loading