Шәһри Казан

Шәхси балалар бакчасында 1 яшьлек бала үлү сәбәпле, тикшеренү эшләре башланган

Баланың тәнендә көч куллану билгеләре табылмаган.

Ижевск шәһәрендәге шәхси балалар бакчасында 1 яшьлек бала үлгән. 

Баланың тәнендә көч куллану билгеләре табылмаган. Әлеге вакыйга уңаеннан, “Саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Реклама

Тикшеренү комитеты һәлакәт урынын караган, комитет  хезмәткәрләре балалар бакчасында эшләүчеләрдән сорау алу белән шөгыльләнә. 

Баланың үлү сәбәпләрен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, дип яза “Российская газета”. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: