Шәһри Казан

«Шәймиев бабай белән горурланабыз»: Татарстанның беренче президенты җырлавы халыкны шаккатырды (ВИДЕО)

Кичә инстаграмда Минтимер Шәймиев җырлаган видео, вирус сыман, бөтен интернет киңлеген айкады. Аны инстаграмга Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов куйган иде.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе анда  милли киемле баянчылар белән "Эх алмагачлары" җырын өздерә. Социаль челтәрләрне кулланучыларның күңеленә әлеге видео бик хуш килгән. "Шәймиев бабай белән горурланабыз, Татарстанны чит төбәкләргә дә Шәймиев бабай танытты", "Сәләтле кеше бөтен өлкәдә дә сәләтле", "Хәерле гомерләр аңа!" дигән җылы эчтәлекле комментарийлар да калдырганнар.

Реклама


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 21 июль 2019 - 21:15
    Без имени
    Дай Бог здоровья, нашему бабаю.