Шәһри Казан

ТАССРга - 100 ел: күрсәтерлек казанышларыбыз күп икән

Соңгы елларда җөмһүриятебезнең музыка өлкәсендә безне сөендерә торган шактый кызыклы яңалыклар булып тора.

Шуларның берсе, әйтергә кирәк, аеруча югары профессиональ дәрәҗәдә үтә торганы – ул да булса Нәҗиб Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале. Шушы көннәрдә аның бишенчесе тантаналы рәвештә башланып китте.

Бу вакыйганың Татарстан хакимияте тарафыннан фатиха алып оештырылуы аның дәрәҗәсен ныг­рак күтәрә. Президентның фестивальгә җибәргән котлау хаты да бик җылы язылган, ул әлеге вакыйганың әһәмитен тагын да ачыграк итеп билгеләргә ярдәм итә.
Фестиваль туган Татарстаныбыз­ның 100 еллыгына багышланган. Аның ел башында ук уздырылуы алда булачак зур эшләрнең, чараларның увертюрасы булды дияргә кирәк. Шуңа күрә ул зур кызыксыну тудырган. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында күренек­ле зыялыларыбызның күп булуы да очраклы хәл түгел иде.Чөнки бу 100 елда музыка байлыгыбыз элеккеге гасырларда бөтенләй булмаган биеклекләргә күтәрелде. Аның диапазонын ялгыз курай, скрипка, гармун кебек музыка коралларыннан симфоник оркестр, опера-балет кебек иң югары кимәлдәге казанышлар арасы дип билгеләргә кирәк. Бу чыннан да шулай.

Сәнгать бәйрәменең Салих Сәйдәшев исемен йөрткән залда уздырылуының да тирән мәгъ­нәсе бар. Халыкның сөекле композиторы, дирижер, профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларыбызның берсе булган Сәйдәшнең XX гасырда бу өлкәдәге казанышларыбызда турыдан-туры катнашы бар. Дөрес, бүгенге программада аның әсәрләре юк иде, аның каравы ул башлаган эшне уңышлы дәвам иттерүчеләрнең исемнәре дә, иҗади үрнәкләре дә, кич буе яңгырап, тамашачыларның күңелен хушландырды.

Әлбәттә, фестивальнең исеменнән үк аңлашылганча, биредә Нәҗиб Җиһанов әсәрләре үзәктә торды. Озак еллар композиторлар союзы җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе ректоры буларак та ул зур хезмәт куйды. Шулай да иҗат әһеленең кемлеге ул тудырган әсәрләрдә күренә. Шөкер, бу җәһәттән композитор бай мирас калдырды.

Татарстан Республикасының дәүләт симфоник оркестры иң әү­вәл Нәҗиб Җиһановның «Нәфисә» увертюрасын башкарды. Билгеле булганча, композитор классик әдибебез Гомәр Бәшировның «Намус» романына нигезләнеп опера язган һәм аның буенча куелган спектакль заманында сәнгатебезнең матур бер сәхифәсе булып урын алган иде. Увертюра да шушы әсәргә нигезләнеп язылган. Хәйдәр ариясе әсәрнең лейтмотивы булып яңгырап килә. Шуңа күрә, әлеге увертюраны тыңлаганда, «Намус» әсәре әдәби тукыма буларак та һәм опера сәнгате күренеше буларак та шактый тулы күз алдына килеп баса.

Симфоник оркестрыбызның башкару осталыгы таң калдыра. Заманында ил һәм дөнья күләмендә танылган дирижерлар Натан Рахлин, Фоат Мансуровлар җитәкләгән коллективның хәзерге көндә илебездә абруйлы оркестрлар рәтендә урын алуының күрсәткече – аның башкару осталыгы. Александр Сладковский аның бу казанышларына яңа сулыш өрде дияргә кирәк. Бу кичәдә исә оркестр белән аларның яшь коллегаларыннан булган Василий Вәлитов дирижерлык итте һәм әсәрләрнең бик уңышлы яңгырауларына иреште.

Реклама

Шунысы мөһим, тамаша залындагылар Татарстанның үткән 100 еллык тарихын музыкаль яңгырашта эзлекле рәвештә тоя бардылар. Бу Нәҗиб Җиһановның Бишенче симфониясенең драматизм аеруча көч­ле бирелгән өлешен тыңлаганда, 1980 елда республикабызның 60 еллыгына багышлап махсус иҗат ителгән «Татарстан» увертюрасы яңгыраганда да шулай булды. Бу хис-кичерешләр үсешенең югары ноктасын Борис Трубинның «Минем Казаным» әсәре тәэмин итте булса кирәк. Татарга үз булган музыкаль хасиятләрне бу композитор, башка халыкларга хас нигезләр белән баетып, бик кызыклы һәм бай яңгыраш тәэмин итүгә ирешкән. Ул аны 2005 елда Казаныбызның меңьеллыгы уңае белән тудырган. Быелгы юбилей рухына ул тулысынча туры килә, шуңа күрә табигый яңгырый. Шунысы куанычлы, әлеге автор бүгенге көндә дә исән-сау. Залдан үз әсәрен тыңлау 90 яшәр композиторга күңел рәхәтен биргәндер дип уйларга кирәк. Зал аны бик озак алкышлап торды. Шул кул чабулар вакытында Василий Вәлитов, сәхнәдән залга төшеп, өлкән музыкантның кулын кысты. Бу күренеш барыбызның да күңелен нечкәртте, аның күп санлы шәкертләренең кичерешләре турында әйтеп тә торасы юк.

Борис Трубин өчен тагын бер күңелле хәл булды – аның элеккеге студентларыннан берсе Рәшит Кәлимуллинның биш бүлектән торган «Симфоник биюләре» башкарылгач та, тамашачылар авторны дәвамлы алкышлар белән бүләкләделәр. Биредә виртуоз аккордеончы Илья Алексеевның оста уены да уңышны тәэмин итүдә мөһим булгандыр. Резеда Ахиярова тарафыннан иҗат ителгән кантата да кичәнең программасын баетты.

Гаҗәеп талантлы композиторы­быз Фәрит Яруллинның атаклы «Шүрәле» балетының финал музыкасы башкарылуы турында аерым әйтәсе килә. Шулкадәр масштаб­лы, вакыты-вакыты белән үзәк өзгеч моңлы яңгырашлы әсәрнең рухи хәзинәбездә урын алуы үзе бер мог­җиза булса, аны шушы дәрәҗәдә камил башкарырлык оркестрыбызның булуы тагын бер искитмәле хәл!

Фәрит Яруллинның энесе Мирсәет 1970 елда татар музыка сәнгатендә беренче тапкыр оратория иҗат иткән иде. Ренат Харис либреттосына язылган бу әсәрнең ике бүлеген бу кичә программасына кертеп, бик дөрес иткәннәр. Ул бер яктан фестиваль концертын төрләндереп җибәрсә, икенчедән, әлеге әсәрнең байтак еллар башкарылганы юк иде кебек. Бигрәк тә «Кешегә дан» дигән бүлек көчле тәэсир калдыр­ды. Бу яңгырашны тәэмин итүдә Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге дәүләт камера хорының өлеше дә зур булды.

Гомумән, симфоник оркестр белән әлеге камера хорының хезмәттәшлеге уңай нәтиҗәләр бирүен әйтми мөмкин түгел. Бу халкыбызның Мәсгут Латыйпов тарафыннан эшкәртелгән «Ай былбылым», «Көймә килә» җырлары, Нәҗиб Җиһановның Нури Арсланов сүзләренә язган «Республикам минем» әсәрен башкарганда да аермачык күренде. Айсылу Сәлмәнованың башлап җырлавы да табигый яңгырады.
Фестивальнең беренче концерты Александр Ключаревның шагыйрә Гөлшат Зәйнашева белән бергә иҗат иткән «Туган җирем – Татарстан» әсәре белән тәмамланды. Бу исә – татар музыкасының олы казанышларын югары кимәлдә күрсәтергә мөмкинлек бирә торган үзенә бер биеклек.

Татарстанның юбилей елында сөйләр һәм күрсәтерлек казанышларыбыз күп, моның уңышлы башлангычы әлеге кичә булды. Ел дәвамында мондый вакыйгалар безне күп тапкырлар сөендерер әле дигән ышанычта калабыз.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: