Шәһри Казан

Татар чаңгычысы Алия Иксанова көмеш медаль яулады

Тагын бер спортчыбыз дүртенче урында.

1-15 декабрьдә Пермь краеның Чусовой шәһәрендә “Металлург” чаңгы базасында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының II этабы ярышлары уза. Әлеге Бөтенроссия ярышлары атказанган спорт остасы, Олимпия чемпионы Михаил Девятьяров призларына үткәрелә.

Бүген, 12 декабрьдә Кубокның II этабында катнашучылар классик ысул белән 10 һәм 20 чакрым арада сынашты. 10 чакрым арага ярышта Татарстан чаңгычысы, халыкара класслы спорт остасы Алия Иксанова финишка икенче булып килде.

Реклама

“Стартка йөздән артык хатын-кыз чыкты, – дип хәбәр иттеләр “ШК”га Татарстан Чаңгы узышлары федерациясе матбугат хезмәтеннән. – Тагын бер спортчыбыз Светлана Кузнецова дүртенче урында.

Чаңгычылар иртәгә ял итә, ә шимбә алар классик ысул белән спринт ярышларында җиңүчене ачыклый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: