16+

Казаннан Абхазия башкаласына: туристлар өчен яңа авиамаршрут эшли башлады

19 июльдә Казан аэропортыннан Абхазиянең Сухум шәһәренә беренче авиарейс башкарылды.

Казаннан Абхазия башкаласына: туристлар өчен яңа авиамаршрут эшли башлады

19 июльдә Казан аэропортыннан Абхазиянең Сухум шәһәренә беренче авиарейс башкарылды.

Узган елны ук ачарга вәгъдә иткәннәр иде аны. Быел сүзләрендә тордылар, Абхазиягә һава юлы белән барырга теләүчеләр хәзер Сочига очып, аннан чикне узып азапланмаячак. Туп-туры Сухумга төшеп утырачак.

Билгеле булганча, Сухум аэропорты гражданлык рейсларын кабул итүне 1993 елда ук туктаткан була. 2025 елның маенда кабат ул эшли башлады. Бу вакыт эчендә аэропорт 155 мең пассажирга хезмәт күрсәткән.

Россия һәм Абхазия аэропортын реконструкцияләү турындагы карарны 2023 елда кабул итәләр. Мәскәүдән беренче тест рейсы 2025 елның февралендә булды. Быелның җәендә Сухум аэропортына турыдан-туры рейслар Россиянең 13 шәһәреннән башкарыла. Хәзер исемлеккә Казан да кушылды.

Рейслар сишәмбе һәм якшәмбе көннәренә куелган. Юлдагы вакыт 3,5 сәгатькә якын тәшкил итәчәк. “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, бу юнәлешкә ихтыяҗ зур булу сәбәпле, 1 августтан очышларның ешлыгын атнага икедән өчкә кадәр арттырачаклар. Әлегә Казаннан Сухумга очышлар расписаниесе октябрьгә кадәр формалаштырылган. Рейска билетларны мөстәкыйль рәвештә сатып алырга, шулай ук туроператор – авиакомпания партнерларыннан да сатып алырга мөмкин, дип искәртә очышларны гамәлгә ашыручы авиакомпаниянең сату бүлеге башлыгы Александра Галикбарова

Аның фикеренчә, бу авиарейсны ачу Казан аэропортын үстерү өчен дә, Сухум өчен дә мөһим. «Абхазия истәлекле урыннарга бай, табигате матур. Ә Казан аэропорты яңа юнәлешләр, бигрәк тә халыкара юнәлешләр ачуга һәрвакыт шат», – дигән ул.

Белгечләрнең фаразларына караганда, Россия төбәкләреннән авиарейслар булдыру Сухум аэропортында пассажирлар агымын чирек тапкырга арттырачак. Авиаэлемтәнең шактый киңәюе Абхазиягә 85 процент яңа авиатуристларны китерәчәк.

Үзебездә генә ял итәргә теләүчеләр өчен дә күңелле яңалык бар. Яңа тизйөрешле елга маршруты Татарстанны Россиянең биш төбәге белән тоташтырачак. Түбән Новгород – Казан – Сарапул – Пермь маршруты буенча "Метеор 120Р" судносының беренче рейсы 27 июлгә куелган. Казанга кергәннән соң, судно Чистай, Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллыда тукталышлар ясаячак. Сарапулда "Метеор" төнге стоянкада калачак. Икенче көнне рейс Пермьгә кадәр Чайковский, Усть-Качке һәм Краснокамскида тукталышлар белән дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading