Шәһри Казан

Татарстанда ике телле бала туган

Республика балалар клиник хастаханәсе сирәк була очракка тап булган.

Ике айлык сабыйны әти-әнисе табибларга алып килә. Баланың ашау, йоклауда бернинди проблема булмый, әмма әти-әнисе аның авызында ниндидер чит әйбергә игътибар итә. Баланы наркоз ярдәмендә караган вакытта табиблар йоткылык өстендә тагын бер тел барлыгын ачыклаган. Ул тагын да сулыш алырга комачауларга мөмкин иде. Әти-әнисенең игътибарлыгы һәм табибларның уңышлы операциясеннән соң ахыры яхшы тәмамланган, дип яза kazanfirst.ru.

Реклама

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: бала
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: