Реклама
Татарстанда һәм Мәскәү өлкәсендә калдыкларны утильләштерүнең яңа технологиясен куллана башлаячаклар, дип хәбәр итә «Татар-информ».
2017 елда Россиядә «Калдыкларны нольдә күмү» пилот проекты старт ала. Биредә 2017-2020 елларда коммуналь каты калдыкларны термик зарарсызландыру буенча Мәскәү өлкәсендә дүрт һәм Казанда бер завод төзелеше күздә тотыла. Әлеге проект тормышка ашырыла башлаган төбәкләр юкка гына сайлап алынмаган - Татарстан һәм Мәскәү өлкәсе каты калдыклар белән элеккечә генә эшли алмый, калдыклар бик күп җыела. Россиядә һәр елны 5,5 млрд тонна калдыклар барлыкка килә. Экологлар мәгълүматы буенча, шуның бары 5 процент чамасы гына эшкәртелә. Калган өлеше яндырыла, чүп-чар полигоннарына яисә законсыз чүплекләргә чыгарыла. Утильләштерү проблемасы шул кадәр өлгереп җитте ки, ул хакта хәзер илнең югары җитәкчелеге борчыла башлады. 2016 елда Дәүләт Советында Россия Президенты Владимир Путин калдыклардан котылу һәм аларны куллану проблемасын хөкүмәт эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе дип атады.
Экологлар мәгълүматы буенча, илдә санкцияләнмәгән чүп-чар ташлау урыннары законлыларыннан 20 тапкырга артык. Стихияле рәвештә булдырылган чүп-чар ыргыту урыннары кошлар һәм вак җәнлекләр җыелу, үрчү урынына әверелеп, инфекция таралу чыганагы булып тора.
Мәскәү өлкәсендә һәм Казанда Швейцария - Япония компаниясенең Hitachi Zosen заводлары төзеләчәк. Әлеге компания бөтен ил буйлап 500 завод төзегән инде: 235е - Азиядә, 250се - Европада һәм 44е - Төньяк Америкада. Германиянең Әйләнә-тирә мохитне, табигатьне, төзелеш һәм атом-төш куркынычсызлыгын саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2000 елда шушындый заводлар тарафыннан 14 млн тонна каты калдыклар эшкәртелгән. Шул рәвешле диоксиннар чыгу бары 0,5 граммны тәшкил иткән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз