16+

Татарстанга салкын килә

Татарстанда 25 июньдә суытачак.

Татарстанда 25 июньдә суытачак.

Бу хакта ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Иртәгә республикада, синоптиклар фаразлавынча, алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшемсез. Көндез яңгыр булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы 4-9 градус җылылык тәшкил итәчәк, көндез һава плюс билгесе белән 12-17 градуска кадәр җылыначак. Казанда якындагы тәүлектә шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, күбесенчә явым-төшемсез. Төнлә термометр баганасы 6дан 8 градуска кадәр нульдән югарырак, көндез - 14-16 градус җылылык күрсәтәчәк. Элегрәк синоптиклар Татарстанда һава торышының начарлануы турында кисәттеләр. Гидрометүзәк фаразлавынча, төнлә һәм көндез 25 июньдә урыны белән республика территориясендә төньяк, төньяк-көнбатыш җилнең 15-17 м/с ка кадәр көчәюе көтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading