16+

“Бер дә күрмәгән, белмәгән гаилә түгел”

Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдиновның гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Төпчек улы Айнур гаилә корган.

“Бер дә күрмәгән, белмәгән гаилә түгел”

Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдиновның гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Төпчек улы Айнур гаилә корган.

Күптән түгел генә яшьләрнең никахы узган. Актерны котлап, без дә аның белән хәбәрләшеп алдык.

– Күңелле яңалыкларыбыз бар, әйе. Бу беренче тапкыр гына түгел, шөкер. Олы улым да өйләнгән. Оныгыбызга 1 яшьтә 4 ай. Менә хәзер кечкенә улыбыз Айнур да гаиләле булды. Олы юлга аяк басты. Баланың үз оясын булдыруны күрә алу сөендерә. Күңелдә горурлык, шатлык бергә катышты. Никахны үткәрдек. Аны хезмәттәшем, дустым Рөстәм Гайзуллин алып барды.

Иң беренче эш итеп, Айнур никахка әби-бабайларны чакырды. Дуслары, туганнар да кушылды. Кызганыч, бар туганнарны да чакырып бетерә алмадык. Без гаиләдә 6 бала, Ләйлә ягыннан да туганнар күп. Туй көнен билгеләгәч, барысын туйга дәшәбез инде. Аллаһка шөкер, ике улым да үз гаиләсен корды, күңелем тыныч. Кызыма 16 яшь, ул 9 нчы сыйныфны тәмамлап, 10га күчте. Киләчәктә аның да никахында, туенда булырга насыйп булсын.

– Улыгыз нинди өлкәдә хезмәт куя?

– Айнур үзе копи-центр ачты әле. Ике хезмәткәре бар. Моңа өстәп янгынга каршы сигнализацияләр белән дә шөгыльләнә. Ике эшне бергә алып бара. Алга таба нәрсә буласын бер Аллаһ кына белә. Сәламәтлекләреннән аермасын, бәхетле булсыннар.

– Киленегез кайсы яклардан?

– Айнур белән кызым (килене) Венера белән 5 нче сыйныфтан бергә укыдылар. Айнур шул вакытта ук аңа күз салган булып чыкты инде. Күршедә генә яшиләр. Бер дә күрмәгән, белмәгән гаилә түгел. Венера кызыбыз бик уңган, акыллы. Айнурга бик туры килеп тора. Ул да минем кебек төшеп калганнардан түгел (көлә). Киленебез төрек компаниясендә хезмәт куя.

Харис. Фото: Илгизә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading