Шәһри Казан

"Татфондбанк" кертемнәрне кайтара башлады

Бүген, 26 декабрь көнне, Татфондбанкның клиентларына биш агент-банк аша акчаларын кайтара башладылар.

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы кемгә кайсы банктан акча аласын фамилия буенча билгеләп чыккан. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының рәсми сайтында "Кертемнәрне иминиятләштерү - иминият очраклары - Татфондбанк" бүлеге аша да өстәмә мәгълүмат алырга була. Агент- банкларга паспорт белән килергә кирәк. Банк бүлекчәләрендә гариза язып тапшырырга да туры киләчәк.

«АК БАРС» Банкы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татфондбанк клиентларына уңайлы булсын өчен банк 30 декабрьгә кадәр көчәйтелгән режимда сәгать 21.00 гә кадәр эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез: Татфондбанкта 1 миллион 400 мең сумга кадәр валюта кертемнәре, алынмаган хезмәт хаклары, пенсияләре, стипендияләре булганнар, исәп счетларында акчалары калган эшмәкәрләр акчаларын кайтару өчен 26 декабрьдән агент банкларга мөрәҗәгать итә ала.

Кемгә кайсы банктан акча алырга?

Фамилиясе
А-Й - хәерефенә башланса, Сбербанк (88005555550)
К-Л дан - АК БАРС Банк ( 88002005303)
М нан - Россельхозбанк ( 8 8002000290)
Н-Стан - ВТБ24 (8 8005052424)
Т-Я хәрефеннән башланса, Банк "ФК-Открытие" ( 8 8007007877) аша кертемнәрне кайтарырга була.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: