16+

Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккей командасы вәкиле Артем Чернов вафат

Элек әлеге командада уйнаган хоккейчы 38 яшендә дөньядан киткән.

Элек әлеге командада уйнаган хоккейчы 38 яшендә дөньядан киткән.

Элек Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккей командасында уйнаган Артем Чернов вафат булган. Бу хакта танылган хоккейчы Кирилл Кольцов хатыны Светланага сылтама белән "Чемпионат" яза. 

Хоккейчыга 38 яшь булган. Ул шулай ук "Салават Юлаев", "Динамо" командалары өчен чыгышлар ясаган. Спортчы 300 матчта 111 очо җыярга өлгергән. 

Үлем сәбәбе-йөрәге белән бәйле, диелә хәбәрдә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading