16+

Теракт яный: Яр Чаллыдагы мәктәпкә ни булган?

Бер көн эчендә бу инде икенче сигнал.

Бер көн эчендә бу инде икенче сигнал.

Ашыгыч хезмәтләргә теракт куркынычы турында чираттагы хәбәр кергән. Сүз Яр Чаллыдагы 45 нче мәктәп турында бара.
"Чаллы хәбәрләре" ачыклаганча, кинологлар һәм коткаручылар социаль челтәрләрдә хәбәр таралганнан соң уку йортын тикшерергә килгән. Этләр белән кинологлар бинаның бар җирен тикшереп чыккан. Бернәрсә дә ачыкланмаган.

Башлангыч сыйныф укучылары бу вакытта өйләренә кайтып киткән. Өлкән сыйныф укучылары дәресләрдә була. Педагоглар балаларны куркытмаган һәм мәктәптә махсус өйрәнүләр баруын хәбәр иткән.
Махсус хезмәтләр җинаятьчене ачыклау һәм аны җаваплылыкка тарту өчен чаралар күрә.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading