16+

Цифрлы рубльгә күчәбез. 15 августтан...

Россия Федерациясендә цифрлы рубль белән операцияләр 15 августта башлана

Россия Федерациясендә цифрлы рубль белән операцияләр 15 августта башлана

Россиядә физик һәм юридик затлар өчен цифрлы рубль белән операцияләр 15 августта башлана. Бу хакта Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Ольга Скоробогатова игълан итте. Бу хакта "Лайф" басмасы хәбәр итә. 

"Тәҗрибә рәвешендә башланган пилот проекты 15 августта гамәлгә керәчәк. Беренче чиратта, ул банкларга, клиентларга цифрлы рубльдә кошелеклар ачу, клиентлар арасында цифрлы рубльдә күчерүләр һәм сәүдә-сервис предприятиеләрендә түләү кебек актив операцияләрне сынау буенча кулланылачак",— дигән Скоробогатова журналистларга.

Ольга Скоробогатова сүзләренчә, әлеге проектны сынауда Россиянең 11 шәһәрендә 600гә якын кеше һәм 30 юридик зат катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading