Шәһри Казан

Ун көн элек корпоративтан соң югалган егетне һаман таба алмыйлар

Аның үзе белән телефон да, акча да, документ та булмаган. 

Реклама

Башкортстанның Мәләвез районында 34 яшьлек Геннадий 26 декабрь көнне Яңа Казановка авылына Яңа ел корпоративына бара. Ул үзе тумышы белән Дарьино авылыннан. Бәйрәмгә аны туганы илтеп куя. Корпоратив кичке тугызда тәмамлана. Геннадий исерек килеш урамда басып кала. Туганына килеп алырга кушып шалтыратырга тиеш була. Видеокүзәтүдән аның кесәсеннән телефонын эзләгәне күренә. Кафега кире керергә омтыла, тик анда беркем булмый. Пыяла ишекләрне дә чак кына ватмый кала. Бераздан күрше Николаевка авылына таба юнәлә. Шуннан бирле аны беркем дә күрмәгән. Егетне волонтерлар эзли, дип яза "КП".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: