Шәһри Казан

Яңа елны Казанда каршыларга теләүчеләр күбәя

Казан яңа ел сәяхәтләре өчен иң популяр шәһәрләр бишлегенә керә. Алар арасында Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Калининград та бар.

Казан кунакханәләрендә яшәүнең бер тәүлеге 3 мең тирәсе тора. Килүчеләр, гадәттә, 3-4 көнгә дип килә.

Әлеге шәһәрләр рейтингы Travel.ru туристик порталының 2016 елның 1нче гыйнварыннан 10нчы гыйнварына кадәр мөстәкыйль сәяхәт итүче туристлар тарафыннан кунакханәләргә бронь ясау мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: