Шәһри Казан

Яшь кызлар кайф һәм лайк өчен йортларга ут төртеп йөргән

«Ни өчен шулай эшлибезме? Кайф өчен», — дип сөйли бер кыз камерага карап.

Красноярск өлкәсендә йортларга ут төртеп йөрүче кызларны тотканнар. Нәни пироманнар үзләре яндырган корылмаларны видеога төшереп, интернетка куеп барган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Кызлар эшсезлектән интегеп йөри. Алар социаль челтәрләрдә лайк җыю өчен, иске йортлар эченә кереп, тар-мар китереп, ут төртеп яндыралар. Балалар хуҗасы сирәк килә торган ярым җимерек корылмаларны сайлап ала. Шунда кереп пыялаларны ваталар, җиһазларны җимерәләр. Аннары янгын ясап чыгып китәләр.

Бу кызлар әлеге хәлне тыныч кына видеога төшереп тора һәм хисапны социаль челтәрдәге сәхифәләренә куя. Кызлар моның белән мактана, ут төртүдә зур тәҗрибә җыюларын сөйлиләр.

Видео кадрларыннан күренгәчә, кызлар өй уртасында учак яндыралар, тәрәзә пәрдәләрен йолкып төшереп утка салалар, җырлый-җырлый начарлык эшлиләр. 

Реклама

«Ни өчен шулай эшлибезме? Кайф өчен», — дип сөйли бер кыз камерага карап.

Хәзер бу кызлар белән тикшерүчеләр аралаша, аларга чит кеше милеген бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: