Шәһри Казан

Яшел Үзән районында ак барслар үрчетәчәкләр

Яшел Үзән районындагы "Свияжс" аучылык хуҗалыгы базасында Кызыл китапка кертелгән ак барсларны үрчетү, тернәкләндерү һәм реинтродукцияләү үзәге ачарга җыеналар.

Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат үзәге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, хәзер белгечләр Сочидагы парк тәҗрибәсен өйрәнә, Татарстанда исә төп әзерлек эшләрен быел төгәлләргә ниятлиләр. "Свияжск" аучылык хуҗалыгында карлы барслар сигез ай дәвамында яшәячәк. Алар үзләрен яхшы хис итсен өчен барсларга махсус таулар булдырачаклар. Ак, карлы барс, яки ирбис - мәчелеләр гаиләсенә керүче ерткыч җәнлек булып санала. Алар - Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган хайваннар исемлегендә. Барсларны саклау программасы Россиядә 2014 елда ук кабул ителгән булган. Кызганыч, браконьерлар ирбисларның кыйммәтле саналган тиресенә кызыгып, ел саен 10лап карлы барсны юк итә. 2016 елда Татарстан экологлары да ак барсларны үрчетү фикерен хуплап, аларны саклау эшенә алындылар. Ак барс республикабызының символы да булып тора.

Реклама

Сирәк очрый торган хайваннарны саклап калу, үрчетү буенча "Свияжск" аучылык хуҗалыгының бу беренче генә тәҗрибәсе түгел. Аучылык хуҗалыгының Яшел Үзән районы Норлат авылындагы территориясендә Татарстанда бөтенләй диярлек очрамый торган, Алтайдан кайтартылган морал токымлы боланнар үрчетүләре турында "Шәһри Казан" газетасының узган саннарында язган идек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: