Шәһри Казан

«Йорт түбәсеннән су үтә, подвалны су басты, юньле лампочка куймыйлар» – халыкны борчыган сорауларга җавап эзлиләр

Казан мэры Илсур Метшин: ”Элек кешеләр йорт түбәсеннән су үтә, дип зарланалар иде. Хәзер таләпләр үзгәрде, хәзер йорт төзеклеге генә түгел, ә чәчәкле ишегаллары да кирәк”, - дип шактый еш кабатлый.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы тору мәсьләләре” темасына оештырылган җәмәгатьчелекне кабул итүдә һәм туры элемтәдә Казан мэрының әлеге сүзләре искә төште. Яңа Савин районындагы “Уңайлы торак” идарәче компаниясе үз карамагындагы күп фатирлы йортларны карап-хәстәрләп тотарга тырыша. Спорт, балалар уен мәйданчыклары ясап, төрле кече архитектура корылмалары урнаштырып төзекләндерелгән ишегаллары саны да елдан-ел арта бара. Ләкин канәгатьсезләр барыбер табылып тора.


 
“Амирхан урамындагы 10нчы йорт подвалын су баса”, - дип шалтыратты бер хатын-кыз. Мусин урамындагы 71нче йортның подъездында караңгы икән.

- Лампочкалар тиз янып чыга, тиешле көчәнештәге лампочка куймыйлар, - дип зарланды икенче бер ханым.

Иҗтимагый палатасына җәмәгатьчелек кабул итүенә килгән кешеләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Тормыш-көнкүреш “дилбегәсе” гүзәл затлар кулына тәмам күченеп бара ахырысы.
Голубятников урамындагы 21а йорттан килгән вәкил дә хатын-кыз. Ул: ”Йортыбызга кибет урнашкан. Әлеге кибет электр уты, су өчен түләми. Бөтен түләүләрне йортта яшәүчеләргә аударалар”, - дип, дулкынланып сөйләде. Шикләнүләре нигезледерме, анысы әлегә билгесез.
- Җәмәгатьчелекне кабул итүне һәм беррәттән туры элемтәне Иҗтимагы палата быел инде өченче мәртәбә оештыра. Алдагысы медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы иде. Язмача китерелгән яки телефоннан яңгыраган һәр мөрәҗәгать тикшереләчәк, - диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле үзәге җитәкчесе Артур Мустаев.

Реклама

Иҗтимагый палатада җәмәгатьчелекне кабул итүдә һәм туры элемтәдә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе, Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре, җәмәгать оешмалары һәм адвокатлар катнашты.

- Җәмәгатьчелек кабул итүләрен без алга таба да оештырачакбыз. Кешеләр безнең сайттагы һәм вакытлы матбугаттагы хәбәрләрне күзәтеп барсыннар. Теге яки бу мәсьәләне чишүдә Иҗтимагый палата оештыра торган җәмәгатьчелекне кабул итү чарасыннан файдалансыннар, -дип киңәш итте Артур Мустаев.

“Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге”нә дә (Казан, Лобачевский урамы, 10в) торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була.

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: