Шәһри Казан

Зворотнюкны хастаханәдән чыгаруның ике сәбәбе бар

Соңгы стадиядәге яман шеш белән көрәшүче Анастасия Заворотнюкны хастаханәдән чыгарганнар.

Бу хакта «Свободная пресса» басмасы хәбәр итә. Анастасияне хастаханәдән чыгаруның ике сәбәбен билгеләп үтә басма. Беренчесе - хәле яхшырмау сәбәпле, алга таба дәвалауның мәгънәсе юк дип саныйлар. Икенчесе - актрисаның гаиләсе клиникада дәвалану бәясен түли алмый. Әлеге шикләрне тарату өчен элемтәгә кереп карагач, Заворотнюкның гаиләсе комментарий бирүдән баш тарткан.

Реклама

48 яшьлек Анастасиягә баш име яман шеше диагнозы куелган. Соңгы вакытта ул баш авыртулардан интеккән булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: