Реклама
Прагада совет маршалы Иван Коневка куелган һәйкәл алынгач, социаль челтәрләрдә бәхәс купкан.
Берәүләр җирле хакимиятне тәнкыйтьләсә, икенчеләре бу гамәлне хуплаган. Һәйкәл урнашкан районның старостасы Ондржей Коларж: “Аның битлеге юк иде. Кагыйдәләр һәркемгә дә бертөрле. Урамга бары тик битлек киеп кенә чыгарга ярый”, - дип язып куйган һәм коронавирус инфекциясе белән көрәштә Чехия гражданнары өчен мәҗбүри таләпләрне атап үткән.
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз