Шәһри Казан

"Китап" радиосы автойөрешендә катнашучылар Башкортстанга килеп җитте

«Мин матурлык эзләп йөрим» дип исемләнгән автойөрештә катнашучылар Агыйдел елгасын кичеп Башкортстанга юл тотты.

Бүген музыкантлар һәм радио алып баручысы республиканың дүрт торак пунктында тукталырга планлаштыралар. Роуд-турда беренче катнашучылар Дүртөйле шәһәренә барачак. Иртәгә алар Уфада концерт үткәрәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, музыкаль-әдәби марафон Казан Кремле диварларыннан 25 октябрьдә башланды. Татарстанлылар өч көн эчендә 18 торак пунктка булчак, анда 20 минутлык программа тәкъдим ителәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: