16+

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр артачак

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин агымдагы елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне 7,5 процентка индексацияләүне раслады.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин агымдагы елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне 7,5 процентка индексацияләүне раслады.

Социаль пенсиянең уртача күләме 2024 елның 1 апреленнән 938 сумга артачак һәм 13455 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балалар 1392 сумга күбрәк пенсия алачак, уртача 19948 сум була. Балачактан 1нче төркем инвалидларга 20110 сум, инвалид-хәрби хезмәткәрләр өчен 18236 сум була. Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына туендыручысын югалту буенча пенсия 15999 сумга кадәр арта. 

Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, түләүләрнең артуы 3,4 миллион социаль пенсия алучыга, шулай ук 700 меңгә якын дәүләт пенсия тәэмин ителеше алучыга кагылачак.

Социаль фонд бюджетында моның өчен 37,5 миллиард сумга якын акча каралган.

Социаль пенсияне кем ала?
Социаль пенсия алучыларга төрле шартларда иминият пенсиясен алу өчен кирәкле хезмәт стажы булмаган гражданнар керә.

Шулай ук бу түләүне:
инвалидлар;
туендыручысын югалткан кешеләр;
Хәрби җәрәхәт аркасында инвалид булган хәрбиләр һәм үзиреклеләр;
радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар ала. 

Искәртик, әгәр кешенең социаль пенсия гадел билгеләнгәнме яки ул иминият пенсиясенә хокуклымы икәнлегендә шиге туа икән, ярдәм сорап Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта юристтан консультация алырга мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э Афганистана хэзмэт иткэннэргэ бар мы

    Мөһим

    loading