16+

Россиядә азрак эчә башлаганнармы?

Россия хакимияте тарафыннан күрелгән чаралар - алкогольгә салымны арттыру, алкоголь продукциясен рекламалауны чикләү һәм сәламәтлек саклау системасын адаптацияләү кебек нәтиҗәле һәм арзанлы ысуллар чыннан да эшли икән.

Россия тарафыннан алкоголь куллануны киметү буенча кабул ителгән чараларның уңышлы нәтиҗәләре үрнәк булып тора, дип белдерде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының алкоголь, наркотиклар һәм бәйлелек буенча бүлеге җитәкчесе Владимир Позняк.

Аның сүзләренчә, Россия хакимияте тарафыннан күрелгән чаралар - алкогольгә салымны арттыру, алкоголь продукциясен рекламалауны чикләү һәм сәламәтлек саклау системасын адаптацияләү кебек нәтиҗәле һәм арзанлы ысуллар чыннан да эшли.

Апрель аенда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Россиядә яшәүчеләр арасында алкоголь куллану биш ел эчендә җан башына  9,43 литрдан 8,44 литрга кадәр кимеде, дип әйтелгән иде. Шулай ук 2020 ел белән чагыштырганда сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча россиялеләр медицина оешмаларына да 3,5 тапкырга күбрәк мөрәҗәгать иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading