16+

1 гыйнвардан беренче һәм икенче балага ана капиталы күләме артты

2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 3,7 процентка индексацияләнә. Быел ул беренче балага 483,8 мең сум һәм икенчесенә 639,4 мең сум тәшкил итәчәк.

2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 3,7 процентка индексацияләнә. Быел ул беренче балага 483,8 мең сум һәм икенчесенә 639,4 мең сум тәшкил итәчәк.

Әгәр моңа кадәр гаилә беренче бала туганнан соң ана капиталы алган булса, икенче нарасый өчен өстәмә түләү 155,6 мең сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, сертификат буенча акча белән эш итү җиңелрәк һәм тизрәк булачак. Документның үзе 5 көн эчендә биреләчәк, ә Пенсия фонды средстволары белән эш итү буенча гаризаларны тулы бер ай урынына 10 көн каралачак (аерым очракларда ул 15 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин). Уңай карар булганда акчалар өч эш көнендә күчереләчәк.

2021 елда миллионнан артык гаилә ана капиталы алачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы ЗАГС органнары тарафыннан бирелгән бала туу турындагы белешмә нигезендә, гаризадан башка рәсмиләштерелә. Ата-аналар ЗАГСта туу турындагы таныклык рәсмиләштерә, аннан мәгълүматлар Россиянең Пенсия фондына тапшырыла. Әзер сертификат дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка керә. Әгәр дә граждан порталда теркәлмәгән икән, ул, элеккеге кебек үк, шәхсән гариза бирә ала.

Декабрь ахырында Дәүләт Советы утырышында вице-премьер Татьяна Голикова белдергәнчә, 2021 елда ана капиталын 1 миллионнан артык гаилә алачак.

Фото: http://kukmor-rt.ru
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading