16+

1 сентябрьдә ничек законлы ял көне алырга?

1 сентябрьдә законлы ял көне алуның берничә ысулы бар.

1 сентябрьдә законлы ял көне алуның берничә ысулы бар.

Бу турыда «Прайм» агентлыгына «Яковлев и Партнеры» юридик төркеменең HR хезмәте җитәкчесе Светлана Краснянская сөйләгән.

Аның сүзләренчә, иң гади вариант – 1 сентябрьне дә кертеп, еллык отпускны рәсмиләштерү, яки җитәкчелек белән килештереп, үз хисабыңа бер көн алу.

Шулай ук хезмәткәр донор булса, үзенчәлекле хезмәт шартларында эшләсә өстәмә отпуск алу хокукына ия. Бу көнне кирәк булган очракта 1 сентябрьдә рәсмиләштереп була.

Моннан тыш, нормага туры килми торган эш көне яки өстәмә эшләгән очракта, хезмәткәр үзенә кирәк булган теләсә кайсы көнне ял көне ала ала, диелә РИА Новости хәбәрендә.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading