16+

1 сентябрьгә сигез яңа мәктәп ачылачак

Татарстанда федераль һәм республика программалары буенча 13 мәктәп төзелә, алар 10 283 укучыны кабул итә алачак. 1 сентябрьгә  исә 7203 бала өчен сигез мәктәп төзелеше тәмамланачак. 355 урынга исәпләнгән тагын өч мәктәп ел ахырына кадәр ачылачак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Яңа белем бирү оешмаларын төзүдән тыш, башка белем йортларын төзекләндерү  эшләре дә дәвам итә. Яңа уку елына 118 мәктәптә ремонт эшләре тәмамланачак, шуларның 66сы «мәгарифне үстерү» федераль программасы буенча ремонтлана. Алты урта һөнәри белем бирү оешмасында ресурс үзәкләренә капиталь ремонт программасы буенча төзекләндерү эшләре алып барыла.
Быел республикада барлыгы 1413 гомуми белем бирү оешмасы һәм 98 урта һөнәри белем бирү оешмасы эшләячәк.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading