16+

10 декабрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Иртәгә, 10 декабрьдә, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Иртәгә, 10 декабрьдә, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Сәүдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында 6:00 дән 12:00 гә кадәр алып барылачак. Кулай бәяләр буенча продукцияне Татарстан Республикасының 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы тәкъдим итәчәк.

10 сентябрьдә ТР башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сәүдә атна саен шимбә көнне бара. Алдагы 13 ярминкә көнендә мәйданнарга 642,5 млн сумлык продукция китерелгән. Сатып алучылар арасында иң популяры ит, бәрәңге, шикәр комы, он һәм йомырка булган, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading