16+

10 хатын-кызның 6сын аборт ясатудан тыеп калганнар

Татарстанда быел абортка барырга ниятләгән 10 хатын-кызның 6сы бу ниятеннән кире кайткан.

Татарстанда быел абортка барырга ниятләгән 10 хатын-кызның 6сы бу ниятеннән кире кайткан.

Мондый уңай нәтиҗәгә узган ел ахырында республикада ачылган Кризислы йөклелек үзәге ярдәмендә ирешә алганнар. Авырга узган, әмма бала табарга теләмәгән хатын-кызларны хәзер иң башта шунда юнәлтәләр. Анда булачак әни белән акушер-гинекологлар, психологлар эшли. Саннар моның нәтиҗәлелеге турында сөйли. Хәзерге вакытта мондый эш Казанда гына түгел, районнарда да алып барыла. 

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сүзләренчә, әле узган елда гына республика аборттан баш тартучылар күрсәткечен федераль үзәк куйган 30 процент дәрәҗәсенә дә җиткерә алмаган. Быел исә Кризислы йөклелек үзәкләре ярдәмендә 64 процент хатын-кызлар йөклелеген саклап калырга булган.

Ягъни 10 хатын-кызның 6сы аборттан баш тарта дигән сүз бу. Министр билгеләп үткәнчә, баласын калдырырга карар кылган хатын-кызлар алга таба да ярдәмсез калмый, аларга бала өчен коляска, карават һәм башка кирәк-яраклар белән ярдәм итәләр, алга таба нарасыйларын бакчага урнаштыруда да булышлык күрсәтәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading