16+

«100 лидер – Татарстанның киләчәге» проектына теркәлү озайтылды

«100 лидер» проектына теркәлү 5 октябрьгә кадәр озайтылды. Бу хакта Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы хәбәр итә.

«100 лидер» проектына теркәлү 5 октябрьгә кадәр озайтылды. Бу хакта Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы хәбәр итә.

Теркәлү тәмамлангач, проектка сайлап алу узачак. Ул мотивацион хат язу юлы белән узачак, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы 100 студент "100 лидер – Киләчәк Татарстан" проектында катнашачак. 

Проектның беренче лекциясе октябрь ахырында Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак. Бизнес интенсивы 2024 елның маена кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларны эшмәкәрләр белән тәҗрибә уртаклашу көтә. Проектта катнашу бушлай.

Теркәлү проектның рәсми сайтында үткәрелә, монда ук тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, проект яшьләрдә эшкуарлык күнекмәләрен үстерү өчен максималь уңай шартлар тудыруга һәм тиешле идеяләрне эшләү юлы белән фәнни-техник эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading