16+

100 яшен тутырган ханым кыз фамилиясен саклаган, уңышсыз мәхәббәт тарыхыннан соң монастырьга китергә дә уйлаган

Кыз фамилиясе Мамадышта яшәүче кыз фамилиясен күз карасыдай саклаган, кияүгә чыкканда да аны үзгәртмәгән Егорова Анастасия Кузьминична шушы көннәрдә 100 яшен тутырган.

Кыз фамилиясе Мамадышта яшәүче кыз фамилиясен күз карасыдай саклаган, кияүгә чыкканда да аны үзгәртмәгән Егорова Анастасия Кузьминична шушы көннәрдә 100 яшен тутырган.


Сәламәтлекнең, озын гомерле булуның сере хезмәттә, юбиляр. Гомеренең 70 елын эштә уздыра ул. Лаеклы ялга чыккач та 18 ел эшли, дип яза mamadysh-rt.ru.

- 42 ел сәүдә өлкәсендә хезмәт куйдым. Сатучыдан башладым,склад мөдире булып әмамладым. Сугыш елларында Самара шәһәренең 525 нче санлы хәрби заводында эшләргә туры килде. Пулеметлар җитештерә идек. Ачлык заманды. Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр станок артында. Станоклар арасында егылып үлүчеләр дә байтак булды,- дип искә ала дәһшәтле елларны Анастасия Кузьминична.

Сугыштан соң гаилә кора. Ләкин ире тормыш итәр өчен яраклы булып чыкмый, аерылышалар. Әлеге бәхетсез мәхәббәт вакыйгасыннан соң Анастасия Егорова хәтта монастырьга китәргә дә уйлаган. Соңрак насыйбы табын табып, кавышып, кызлары туа. Анастасия Кузьминична бүгенге көндә кызы Татьяна Павловна Пугачева тәрбиясендә яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading