16+

11 яшьлек балага һөҗүм иткән

Чаллыда балага һөҗүм итүдә шикләнеп, 26 яшьлек җирле кешене тоткарлаганнар.

Чаллыда балага һөҗүм итүдә шикләнеп, 26 яшьлек җирле кешене тоткарлаганнар.

Вакыйга 16 августта ЗЯБ бистәсендә булган, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Тикшерү версиясе буенча, 11 яшьлек ике малай шалаш төзергә уйлаганнар. Агачларны җыеп, тротуар буйлап күпфатирлы торак йорт яныннан узып киткәннәр. Аларның берсе кулындагы агач беренче каттагы тәрәзәгә тиеп китә. Моны күреп алган фатир хуҗасы өйдән чыгып, шул малайның якасыннан һәм бугазыннан эләктереп алып аны асфальтка ташлаган. Бала башы белән җиргә килеп төшкән һәм баш сөяге сынган.

Башкисәр ирне бары тик узгынчылар гына тотып калган, юкса, алга таба ни буласы турында уйларга да куркыныч. Малай өенә кайтып киткән һәм булган хәл турында туганнарына сөйләгән. Хәзер ул хастаханәдә дәвалана.

РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсенең 2нче бүлеге (кече яшьтәге бала сәламәтлегенә аңлы рәвештә каты зыян китерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге гамәлләрне кылуга катнашы булган ир-ат үз гаебен өлешчә таныган.
Тикшерү җинаятьчене сак астына алу турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәргә ниятли. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading