16+

12 июньдә Бөтендөнья Хәләл көнен бәйрәм итәләр

Мөселман дөньясы Бөтендөнья Хәләл көнен бәйрәм итәргә җыена. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләп килүче "Хәләл" стандарт комитетыннан хәбәр иттеләр.

Мөселман дөньясы Бөтендөнья Хәләл көнен бәйрәм итәргә җыена. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләп килүче "Хәләл" стандарт комитетыннан хәбәр иттеләр.

Бөтендөнья Хәләл көне 2013 елдан башлап Рамазан аеның 17 нче көнендә бәйрәм ителә. Белгечләребез раславынча, нәкъ шушы көнне хәләлнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен искә төшерергә менә дигән форсат. Бөтендөнья Хәләл көне яшь бәйрәмнәрдән саналса да, бу төшенчә 1400 елдан артык яшәп килә.

Хәзерге вакытта хәләл продукция мөселманнар гына түгел, ә башка дин вәкилләре арасында да популярлык казана, чөнки сыйфат ягыннан алдыра. Рамазан аеның икенче ункөнлегенә аяк бастык. Уразаның икенче декадасы нәкъ менә хәләл төшенчәсенең мөһимлегенә игътибарны юнәлтү җәһәтеннән мөһим дә. Быел Бөтендөнья хәләл көне 12 июньгә туры килә. Бәйрәмнең инициаторы Бөтендөнья Хәләл советы (WHC). Рамазан аеның 17 нче көнендә билгеләп үтүне нәкъ менә әлеге совет тәкъдим иткән.

Хәләл-индустрия киңәйгән саен, үз эченә яңа сфераларны ала. Хәләл кафе, ресторан, кунакханә, хастаханәләр, хәләл туризм, ислам финансы һәм иминият бүлекләре ачыла. Бүген җир шарында хәләлгә аерым игътибар бирелә, чөнки мөселманнар саны 1,8 миллиардка җитә. Хәләл базарының еллык акча әйләнеше 2,0 трлн доллардан артып китә.

Соңгы дистә елда Россиядә хәләл продукциягә сорау арта. 2016 елда Россиянең хәләл продукция базары 100 миллиардлар белән исәпләнә.

Белешмә: "Хәләл" стандарт комитеты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршында 2005 елда оешкан. Ул үзенең эшчәнлеген ике нигезгә таянып алып бара. Беренчесе Коръәни Кәрим булса, икенчесе - Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) хәзрәтләренең сөннәте. "Маидә" сүрәсендә Аллах Раббыбыз: "Хәләл һәм чиста булган ризыкларны һәм нигъмәтләрне кулланыгыз", - дигән. Хәдисләрдә дә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Хәләл билгеле һәм хәрәм билгеле. Алар арасында шөбһәле нигъмәтләр бар", - ди. Шушы шикле әйберләрне һәм гомумән Хәләл продукцияне контрольдә тотучы "Хәләл" стандарт комитет елдан-ел популярлык казана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading