16+

14 яшьлек кыз сөйгән егете белән әти-әнисен, сеңлесен үтергән

22 гыйнварда Омск өлкәсендәге Павлодар районының Юрьевка авылында 14 яшьлек кыз әтисен, әнисен һәм сеңлесен үтерүдә катнашкан.

22 гыйнварда Омск өлкәсендәге Павлодар районының Юрьевка авылында 14 яшьлек кыз әтисен, әнисен һәм сеңлесен үтерүдә катнашкан.

Тикшерү барышында ул барысын да тыныч кына сөйләп биргән. Бу турыда https://gorod55.ru/ хәбәр итте.

Кыз үтерүчене өйгә үзе алып кайта. 17 яшьлек егет пычакны аяк киеменә яшерә, аннары куртка астына тыгып куя. Ул кызга барысын да карап торырга куша, тик кыз бүлмәгә кереп кача.

«Мин утны сүндердем, бүлмәгә кердем. Ул әти белән әнинең йокы бүлмәсенә керде. Мин тавыш ишеттем. Егетем үги әтигә кадады ахрысы. Аннары әни уянды, кычкыра башлады. Ул безнең бүлмәгә керде, ишек төбендә торды. „Әни, мин ярдәм чакырырга киттем“, — дип чыгып киттем. Мин киенмичә генә чыгып чаптым, колонка янында басып тордым», — ди кыз.

Туганнары үтерелеп беткәч, кыз нәни энесен уята, баланың күзен каплый. Малай апасы һәм аның сөйгән егет эзләрне яшергәнне күрми.

«Аннары кабат өйгә кайткач, ишек янында сеңлем ятуын күрдем, шок булды. Ул егылырга гына тиеш иде. Егетем йокы бүлмәсендә булган. Аннары ул минем янга килде, су кранын ачып, кулын юа башлады. Канны юып төшерде. Мин каны суны унитазга түктем», — дип кыз.

Аннары кыз энесе белән күршеләргә керә. «Ниндидер сакаллы бер ир-ат кереп, барысын да үтерде», — ди.

Бу вакытта чын үтерүче өйдән чыгып китә, өс киемнәрен алмаштыра һәм сөйгән кызы янына күршеләргә килә, имеш, ул да борчыла.

«Сакаллы җинаятьче» уйдырма икәнен икенче көнне үк ачыклыйлар. Кыз күрсәтмәләрендә бутала. Аннары ул барысын да сөйләп бирә.

Соңрак ачыкланганча, егет белән кыз җинаятьне 2021 елда ук планлаштыра. Кызның анасы 17 яшьлек белән очраштырасы килмәгән, ул полиция белән янаган. Шулай итеп егет белән кыз туганнарны үтерергә карар кылган.

Тикшерү эшләре бара, егет белән кыз икесе дә СИЗОда утыра, диелә хәбәрдә. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading