16+

15 яшьлек маугли бала табылган

Төмәндә маугли бала тапканнар. Билгеле булганча, 15 яшьлек малай фатирдан чыкмаган, мәктәпкә йөрмәгән, ач булган һәм шуның аркасында үсеше нык тоткарланган.

Төмәндә маугли бала тапканнар. Билгеле булганча, 15 яшьлек малай фатирдан чыкмаган, мәктәпкә йөрмәгән, ач булган һәм шуның аркасында үсеше нык тоткарланган.

Баланы шундый хәлгә әти-әниләре җиткергән. Аның әнисе эшләми һәм кешеләр белән аралашудан качып, ябык тормыш рәвеше алып бара. Баланы анасыннан алу өчен, опека органнары аның апасына мөрәҗәгать иткән, бары ул сеңлесен ишек ачарга күндергән.
— Балада психик тайпылыш күзәтелә, табиб-психиатр консультациясе таләп ителә. Чакырылган табиб-психиатр баланың әнисендә дә тайпылышлар тапкан, ләкин төгәл диагноз куярга авырсынды. Әни кеше социаль комиссиягә улының ни өчен мәктәпкә йөрмәвен аңлата алмады, әмма акчасы булмавын белдерде. Хатын-кыз сүзләренчә, элеккеге ир аңа көчләү куллана, ә баланы явыз каенанасы кыйнап тора, - дип хәбәр итте Төмән өлкәсе суд системасының берләшкән матбугат хезмәте.

Баланың әтисе гаиләдән качып киткән һәм Мәскәүдә яши, хатыны һәм улы белән аралашмый, шуңа күрә хатынының әйткән сүзләре дөреслеккә туры килми. Калинин район суды карары буенча аларны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү өчен нигезләр юк. Опека органнары баланы әлеге гаиләдән вакытлыча алган, ләкин әнисенең аны кире кайтарырга мөмкинлеге бар. Моның өчен аңа 6 ай бирелгән. Әгәр шул вакыт дәвамында хатын-кыз үз хаталарын аңламас, ул ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителәчәк, дип яза https://72.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading